-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
17 октябрь , 23:20

Владимир Путинга Башкортстанның яңа спорт объектларын тәкъдир иттеләр

Бүген Уфада Русия Президенты Владимир Путин яңа Фехтование үзәгеннән видеоэлемтә режимында агымдагы елда ил төбәкләрендә файдалануга тапшырылган спорт объектларын тәкъдир итүдә катнашты. Алар арасында – Уфа Ишкәкле слалом комплексы һәм Нефтекамадагы яңа «Амфибия» спорт комплексы.

Владимир Путинга Башкортстанның яңа спорт объектларын тәкъдир иттеләр
Владимир Путинга Башкортстанның яңа спорт объектларын тәкъдир иттеләр

Дәүләт башлыгы спорт объектларын төзүдә катнашучыларның барысына да, шул исәптән төбәк хакимиятләренә һәм шәхси инвесторларга, спортның һәркем өчен уңайлы булуын арттыру, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, актив ял итү мәсьәләләренә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Владимир Путинга Уфада Ишкәкле слалом комплексының беренче чиратын тәкъдим итте. «Амфибия» бассейны белән яңа күпфункцияле физкультура-савыктыру комплексы мөмкинлекләре турында ил Президентына Нефтекама хакимияте башлыгы Эльдар Вәлидов сөйләде.

- Нефтекама хаклы рәвештә Башкортстанның төньяк-көнбатышындагы спорт башкаласы булып тора. Һәм мондый комплексны ачу - зур вакыйга. Безнең егетләр медальләр яулап, фехтование, җиңел атлетика, заманча пятиборье, бокс, көрәш, ә хәзер йөзү буенча да спорт мастерлары була. "Амфибия"дә киңкүләм спорт һәм профессиональ атлетлар өчен барлык шартлар булдырылган. Биредә төбәк һәм Бөтенрусия дәрәҗәсендәге ярышлар узачак, ә иң мөһиме - без биредә үзебезнең Нефтекаманы, Башкортстанны һәм бөтен Русияне халыкара аренада данлаячак чемпионнарны үстерәчәкбез, - дип ассызыклады Эльдар Вәлидов.

Ил Президенты Владимир Путин нефтекамалыларга уңышлар теләде.

Моннан тыш, дәүләт башлыгына Пермьдә «Энергия» күпфункцияле спорт комплексын, Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә спортның адаптив төрләре буенча региональ спорт әзерлеге үзәген, Тулада «Тулица» күпфункцияле спорт комплексын, шулай ук Көньяк Сахалинда «Волна» Су спорты төрләре үзәген тәкъдир иттеләр.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: