+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
18 октябрь , 14:17

Илнең Олимпия комитетын кем җитәкләячәк?

«Русия – спорт державасы» Халыкара форумы кысаларында узган Президент каршындагы Спортны үстерү буенча советы утырышында Теннис федерациясе башлыгы Шамил Тарпищев Русия спорт министры Михаил Дегтяревны Русия Олимпия комитеты башлыгы вазыйфасына тәкъдим итте.

Илнең Олимпия комитетын кем җитәкләячәк?
Илнең Олимпия комитетын кем җитәкләячәк?

Утырышны алып барган Президент Владимир Путин тәкъдимне хуплады. Шул ук вакытта дәүләт башлыгы, Олимпия комитеты, спорт министры аның башлыгы итеп сайланган очракта да, автономиясен һәм бәйсезлеген саклап калырга тиеш, дип билгеләп үтте.

«Әгәр, чыннан да, бездә спорт министры Олимпия комитетын да җитәкләсә, ул вакытта аның төбәкләр белән аралашырга, төбәкләрдә эшне җайга салырга һәм федерацияләр белән тыгызрак эшләргә мөмкинлекләре һәм вәкаләтләре күбрәк булачак», - дип билгеләде Президент.

Михаил Дегтярев кандидатурасын Советның башка әгъзалары да хуплады.

Фото: resbash.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: