+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
18 октябрь , 17:01

Ишкәкле слалом өчен комплекслы корылмалар ачылды

Бүген Уфада «Русия – спорт державасы» XII Халыкара спорт форумы кысаларында Ишкәкле слалом өчен корылмалар комплексын ачу тантанасы булды. Чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, илнең спорт министры урынбасары Алексей Морозов, Русиянең Ишкәкле слалом федерациясе президенты Сергей Папуш, шулай ук спортның бу төре буенча Русия җыелма командасы лидеры, 2020 елда Токиода узган Олимпия уеннарында катнашучы Алсу Минәҗева катнаштылар.

Ишкәкле слалом өчен комплекслы корылмалар ачылды
Ишкәкле слалом өчен комплекслы корылмалар ачылды

Республика Башлыгы яңа объектның уникальлеген билгеләп үтте. Комплекс ел әйләнәсенә эшләячәк - канал җылы күл аркасында туңмый, анда ТЭЦтан су эләгә. Моннан тыш, гидротехник корылмалар ярдәмендә биредә кайнап торган су эффекты барлыкка килә, бу тренировкалар һәм ярышлар өчен бик мөһим. Заманча база бөтен дөнья стандартларына туры килә һәм Халыкара һәм Бөтенрусия дәрәҗәсендәге ярышлар уздыру урыны булачак.

- Республикабызда бу - күптән көтелгән һәм якты вакыйга, без бик катлаулы корылманы эшләтеп җибәрәбез. Малайлар һәм кызлар биредә матур һәм мавыктыргыч спорт төре белән шөгыльләнәчәк, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Без бөтен республикада күп спорт объектлары төзибез. Минем хыялым - өлкәннәргә, балаларга һәм яшьләргә уңайлы шартларда спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирү.

Башкортстан Башлыгы Русиянең Ишкәкле слалом федерациясе җитәкчеләренә республикада спортның бу төрен үстерүгә аерым игътибар биргәннәре өчен рәхмәт белдерде. Төбәк җитәкчесе шулай ук комплекс төзүчеләргә, тренерларга һәм спортчыларга дәүләт бүләкләре тапшырды.

Русиянең Ишкәкле слалом федерациясе президенты Сергей Папуш спортчыларга нәтиҗәле күнегүләр һәм ярышларда яңа җиңүләр теләде.

- Бу заманча комплекс бөтен Русиядән атлетларны җәлеп итү урыны булачак. Федерациянең Попечительләр советы рәисе Сергей Викторович Лавровтан республиканың барлык халкына сәламләү сүзләрен җиткерәм, - дип ассызыклады Сергей Папуш. - Без Башкортстанда ишкәкле слаломны үстерү өчен барысын да эшләргә тырышачакбыз.

Төбәк җитәкчесе һәм мәртәбәле кунаклар комплексның икенче чиратын төзүгә старт бирделәр. Бу 5,4 мең квадрат метр мәйданлы бина булачак, анда тренажер һәм гимнастика заллары, тренер һәм судьялар бүлмәләре булачак.

Тантаналы чараны "Курай төбәге" халыкара ярышларында катнашучы спорт командалары парады төгәлләде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: