+5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
18 октябрь , 10:30

"Минем гаиләдә артык тиен юк иде"

Уфада узган Физкультура һәм спортны үстерү буенча Совет утырышында Русия Президенты Владимир Путин самбо һәм дзюдо буенча СССР спорт мастеры исемен ничек алуы турында сөйләде.

"Минем гаиләдә артык тиен юк иде"
"Минем гаиләдә артык тиен юк иде"
Владимир Путин спортны уңайлы итү кирәклеге турында белдерде һәм үзен үрнәк итеп китерде. Президент билгеләп үткәнчә, гаиләләр үз балаларын спорт өчен кирәкле барлык әйберләр белән тәэмин итәргә тиеш. Әмма «чаманы белергә кирәк», диде ул функционерларга мөрәҗәгать итеп.

- Дөресен генә әйткәндә, мин спорт белән актив шөгыльләнгәндә, барысы өчен дә түләргә туры килсә, самбо һәм дзюдо буенча СССР спорт мастеры нормативын беркайчан да үтәмәгән булыр идем. Бу залдагы күпләрнеке кебек күренекле казаныш түгел. Ләкин барыбер ниндидер казаныш. Әгәр бүгенге кебек барысы өчен дә түләргә кирәк булса, мин нормативны үти алмас идем. Минем гаиләдә барысы өчен дә түләрлек артык акча юк иде. Моны ныклап тикшерергә кирәк, - диде ул.

Владимир Путин аз керемле һәм күпбалалы гаиләләрдәге балалар бернинди дә взнослар түләргә тиеш түгел, дип билгеләде. Бигрәк тә сүз нормативларны, разрядларны үтәү турында барганда.

"Мин аңлыйм, Спорт министрлыгы түрәләре белән сөйләштем: «Ну, бездә барысына да акча җитми», - диләр. Өстенлекләрне дөрес билгеләргә кирәк. Балалар спорт разрядларын үти торган мәҗбүри әйберләр бар, һәм анда барысы да бушлай булырга тиеш. Ә башкача ничек? Дәүләткә иң мөһимен тәэмин итү өчен акча җитәчәк. Менә шул. Без спортны сайлаган кешеләргә ярдәм итәргә тиеш. Һәм әлбәттә, дөрес тәрбияләү дә, тренерларның һәм остазларның грамоталы, җаваплы эше дә мөһим, даими спорт йөкләнешләре, үз сәламәтлегеңә җаваплы мөнәсәбәт үсеп килүче буын өчен чыннан да тормыш нормасына әверелсен өчен. Балалар сәламәтлеге - илнең киләчәге", - диде дәүләт башлыгы.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: