+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
18 октябрь , 11:01

Солтан бен Хәлифә Әл Нахайян белән очрашу булды

Уфада “Русия – спорт державасы” XII Халыкара спорт форумы мәйданчыгында Владимир Путин Азия шахмат федерациясе президенты, шәех Солтан бен Хәлифә Әл Нахайян белән очрашты. 

Солтан бен Хәлифә Әл Нахайян белән очрашу булды
Солтан бен Хәлифә Әл Нахайян белән очрашу булды

Дәүләт башлыгы Солтан бен Хәлифә Әл Нахайянга Русиядә һәм чит илләрдә шахмат спортын популярлаштыруга керткән зур өлеше өчен Дуслык орденын тапшырды. 

“Без әлеге вакытта булган Башкортстан – алдынгы спорт төбәкләренең берсе. Илебездә һәм Башкортстанда шахмат яраталар, бу матур, интеллектуаль спорт белән кызыксынып шөгыльләнәләр һәм без барыбыз да Русиядә күптән инде барлыкка килгән шахмат традицияләрен дәвам итәргә тырышабыз, – диде Владимир Путин. 

Солтан бен Хәлифә Әл Нахайян, үз чиратында, Азия шахмат федерациясе яшьләр шахматы хәрәкәтен үстерү өчен барысын да эшләргә әзер һәм “Ак ладья” ярышларында катнашу мөмкинлеген караячак, дип билгеләде.

Фото: kremlin.ru.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: