+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
18 октябрь , 11:05

"Спорт - милләтара диалог һәм тынычлыкны ныгыту коралы"

Уфада «Русия – спорт державасы» XII Халыкара спорт форумында «Спорт – киләчәккә комплекслы караш» темасына пленар утырыш узды. Анда Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко чыгыш ясады.

"Спорт - милләтара диалог һәм тынычлыкны ныгыту коралы"
"Спорт - милләтара диалог һәм тынычлыкны ныгыту коралы"

Чыгышының башында ул Президент сүзләрен китерде: "Русия - планетаның әйдәп баручы спорт державаларының берсе, ул бөек атлетлар, җиңүләр һәм рекордлар ватаны булды һәм булып кала". Вице-премьер билгеләп үткәнчә, спортны үстерүдәге уңышларга барлык дәрәҗәдәге хакимият органнары, спорт федерацияләре, җәмгыятьләр, лигалар, клублар, киңкүләм мәгълүмат чаралары тырышлыгы, шулай ук гражданнарның үзләре керткән өлеш нәтиҗәсендә ирешелә.

Дмитрий Чернышенко сүзләренә караганда, спорт – милләтара диалогның көчле коралы, ул - тынычлык, дуслык, хезмәттәшлек кору чарасы.

- Русия һәрвакыт спорт – ул универсаль аралашу теле, һәм ул сәясәттән читтә торырга тиеш дигән принципка тугры кала. Үз ягыбыздан без гадел, ачык спорт көрәше идеалларын эзлекле рәвештә яклыйбыз һәм спорт суверенитетын ныгытуны дәвам итәбез. Хәзер без барыбыз да Президентыбыз тирәсендә тупландык, һәм моны спорт белән идарә итүнең заманча системасын төзү өчен кулланабыз, төп процессларга тармакның барлык катнашучыларын, шул исәптән иҗтимагый оешмаларны да җәлеп итеп», – дип ассызыклады Дмитрий Чернышенко.

Фото: government.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: