+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
18 октябрь , 11:23

"Йолдызлар матчы" иң чагу уеннарның берсе булды

Кичә Уфаның "Динамо" спорт комплексы мәйданчыгында баскетбол буенча "Йолдызлар матчы" узды. Символик атамалы «Спортивная» һәм «Держава» командалары составында Уфа паркетына Русия спорты легендалары, Олимпия һәм дөнья чемпионнары, төрле елларда Русия һәм Европа чемпионнары, шулай ук дәүләт хезмәткәрләре һәм бизнес вәкилләре чыкты. Спорт очрашуы мәйданчыкта «галстукларсыз» форматында узды.

"Йолдызлар матчы" иң чагу уеннарның берсе булды
"Йолдызлар матчы" иң чагу уеннарның берсе булды

Мәртәбәле кунаклар сыйфатында матчта Русия студентлар спорт берлегенең беренче вице-президенты, Русия Спорт министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Роман Оховский, Русия Спорт министрлыгының Физик культура һәм киңкүләм спорт департаменты директоры Максим Уразов, Башкортстан Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Моратов, республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Ирек Сәгыйтов, дәүләт хезмәтенең Үзәк спорт советы президенты Сергей Качушкин, Студентлар баскетболы ассоциациясенең башкарма директоры Сергей Крюков, «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасының генеральный директоры Дмитрий Самарин һәм башка спорт функционерлары булды.

"Башкортстан Республикасы үзенең кунакчыл җирендә иң югары дәрәҗәдәге ярышларда Русия данын яклаган спорт җәмәгатьчелегенең иң яхшы вәкилләрен сәламләвенә шат. Соңгы елларда безнең төбәктә баскетбол актив үсә: республиканы Русия чемпионатының югары лигасында «Динамо» баскетбол клубы уңышлы тәкъдим итә. Ышанам, бүгенге вакыйга безнең яраткан спорт төре үсешенә яңа этәргеч бирәчәк", - дип билгеләп үтте сәламләү сүзендә Рөстәм Моратов.

"Бүген Башкортстан Республикасы «Русия – спорт державасы» XII Халыкара форумын кабул итә. Республика башкаласына 100дән артык Олимпия чемпионы, 5 000гә якын катнашучы һәм менә күптән түгел генә Президент Владимир Путин да килде. Бүген Русиядә иң зур Көрәш сарае, Фехтование үзәге һәм Ишкәкле слалом комплексы ачылды, анда спортчылар ел әйләнәсенә шөгыльләнә алачак. Башкортстан Республикасы спортның барлык төрләрен дә хуплый, шулардан баскетбол – иң яратканнарының берсе! Республикабызда яшәүче 76 меңнән артык кеше әлеге спорт төре белән шөгыльләнә. Бүген командалар составында Олимпия чемпионнары, атказанган спорт мастерлары белән бергә Уфа малайлары уйнаячагы аеруча күңелле. Бу безнең ил Президенты куйган бурычның тормышка ашырылуын күрсәтә: русиялеләрнең барысы да спорт белән шөгыльләнсен!", - дип ассызыклады үз чыгышында Ирек Сәгыйтов һәм командаларга дустанә, комарлы уеннар теләде.

Матч дустанә характерда булуга һәм барлык катнашучылар да профессиональ баскетболчылар булмавына карамастан, тамашачылар командаларның мавыктыргыч уеныннан бик күп ләззәт алды, һәм исәп тә күрсәткәнчә, паркетта катнашучыларның һәркайсы тупны кәрзингә ничек ыргытырга икәнен белә. Финал сиренасына таблода 72:72 исәбе күренә иде, шулай итеп, очрашу чыннан да дустанә, тигез исәп белән тәмамланды.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: