+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
18 октябрь , 20:29

Заманча спорт күргәзмәсендә ниләр бар?

Анда Радий Хәбиров физкультура һәм спорт өчен заманча җиһазлар һәм тармактагы яңа тенденцияләр белән танышты.

Заманча спорт күргәзмәсендә ниләр бар?
Заманча спорт күргәзмәсендә ниләр бар?

Чараның бурычы - федераль һәм региональ хакимият органнары, иҗтимагый оешмалар һәм эшлекле даирә арасында аралашуга ярдәм итү, үзебезнең җитештерүчеләрнең продукциясен алга этәрү һәм физик культураны һәм спортны пропагандалау. Барлыгы 5 мең квадрат метр мәйданда 100ләп катнашучы үз экспозицияләрен тәкъдим итте – Русия төбәкләре һәм илнең тармак компанияләре, шулай ук Беларусь.

Аерым алганда, төбәк җитәкчесе Русия өчен яңа спорт төре – падел-теннис белән танышты. Аның классик теннистан төп аермасы - уенда үтәкүренмәле диварларны куллану мөмкинлегендә, шулар аркасында тамашачылар матчны күзәтә ала.

Аннары республика Башлыгы Дәүләт спорт музееның борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәр Олимпия факелының тарихына һәм эволюциясенә багышланган күргәзмәсендә булды.

Төбәк Башлыгы шулай ук Беларусь Республикасы стендларын һәм ZASPORT спорт киемнәре җитештерүче Русия фабрикасын карады. Компания Русия Олимпия җыелма командасының рәсми киендерүчесе булып тора. Узган елда Ишембай районында «Алга» махсус икътисади зонасы территориясендә "ZASPORT" компаниясенең тегү фабрикасын эшләтеп җибәрделәр.

Урал спорт инвентарьлары заводы экспозициясендә Радий Хәбиров предприятие җитәкчелеге һәм Бөтенрусия инвалидлар җәмгыяте вәкилләре белән аралашты, шулай ук сәламәтлеге мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен билгеләнгән адаптив тренажерларны карады. Белоретта урнашкан заводта инвалидлар өчен Русиядә аналоглары булмаган уникаль җиһазлар җитештерәләр.

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, Белорет предприятиесе чыгара торган инвентарь хәрби хәрәкәтләр вакытында имгәнгән яугирләрне спортта тернәкләндерү өчен дә мөһим әһәмияткә ия.

Моннан тыш, күргәзмәдә Башкортстан Башлыгы республиканың кайбер районнары экспозицияләрен карады.

Фото: glavarb.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: