+7 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
25 октябрь , 22:25

Спорт мәйданчыгы ачылды

Республика көненә Архангель районының Максим Горький авылы халкы зур бүләк алды – биредә универсаль спорт мәйданчыгы ачылды.

Спорт мәйданчыгы ачылды
Спорт мәйданчыгы ачылды
Спорт мәйданчыгы төзү “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы чикләрендә мөмкин булды. Нәкъ шушы проект өчен авыл халкының күп өлеше тавыш биргән иде. Моңа гаҗәпләнәсе юк, биредә спорт сөюче, аның белән актив шөгыльләнүче, төрле ярышларда авыл биләмәсе данын күтәрүче кешеләр яши.
Спорт мәйданчыгын ачу тантанасында Архангель районы хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы Виктор Пьянов, Арх-Латыш авылы биләмәсе башлыгы Роберт Амекачев, район Советы депутаты Альберт Рәхимов, район хакимиятенең Яшьләр, физик культура һәм спорт комитеты рәисе Алевтина Тиунова катнаштылар. Үзләренең чыгышында алар мондый объектларның зур әһәмияткә ия булуын, сәламәт тормыш алып баруга һәм халыкны берләштерүгә булышлык итүен билгеләде һәм, спорт мәйданчыгы балалар һәм өлкәннәр өчен яраткан урынга әверелер, дигән ышаныч белдерде.
Чараның иң дулкынландыргыч мәле – авыл биләмәсе активистларын тәбрикләү. Аларга район хакимиятенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенрусия физкультура-спорт комплексының төрле дәрәҗәдәге билгеләре тапшырылды.
Әлбәттә, спорт мәйданчыгын ачу төрле ярышлар белән дә үрелде. Бу көнне волейбол, мас-рестлинг һәм төз атуда иң яхшылар билгеләнде. Ә инде скандинавча йөреш буенча осталык дәресе физик активлыкның яңа төрен үзләштерергә теләүчеләр өчен бик яхшы мөмкинлек булды.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: