Быел Универсиада кысаларында 33 спорт төре колачланачак, бу былтыргыдан 5кә күбрәк. Традиция буенча, Универсиадада Башкортстанның 12 югары уку йорты катнашачак. Беренче ярышлар «Баскетбол» дисциплинасыннан башлана.
- Мондый дәрәҗәдәге ярышлар студентлар спортының популярлыгы артуын күрсәтә. Шунысын да билгеләп үтәсем килә: республикада студентлар спортына зур игътибар бирелә – 2022 елдан Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров указы белән республикада ел саен Җәйге һәм кышкы спорт төрләре буенча универсиада уздыру расланды. Аны республикада уздыру студентлар спортын, җәйге һәм кышкы спорт дисциплиналарын үстерүгә яңа этәргеч бирер, спорт осталыгын арттырыр һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны активлаштырыр, шулай ук иң көчле спортчыларны ачыкларга һәм аларны Бөтенрусия һәм Халыкара ярышларда катнашу өчен әзерләргә ярдәм итәр дип ышанам, — диде спорт министры вазыйфасын башкаручы Руслан Хәбибов.
Шулай ук, узган ел нәтиҗәләре өчен Башкортстан Башлыгы кубогына Җәйге һәм кышкы спорт төрләре буенча универсиада җиңүчесе һәм призерлары бүләкләнде:
1 урын — Башкорт дәүләт аграр университеты.
2 урын — Уфа дәүләт нефть техник университеты.
3 урын - Уфа Фән һәм технологияләр университеты.
Фото: "правительство РБ"