Ярыш, Башкортстаннан, Татарстаннан, Пермь краеннан – 130га якын яшь көрәшчене җыеп, чын спорт бәйрәменә әверелде. Спортчылар Чайковский, Яр Чаллы, Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама шәһәрләреннән, Туймазы, Бәләбәй һәм Краснокама районнарыннан килде. Алар 12 авырлык категориясендә көч сынашты, осталыгын, үҗәтлеген һәм спорт көрәше рухын күрсәтте. Аларның һәркайсы җиңүгә омтылды, ә җанатарлар үз фаворитларына көч биреп торды.
Ярышларны ачу тантанасында сәламләү сүзе белән Агыйдел шәһәре хакимияте башлыгы Денис Ирназаров чыгыш ясады. Ул ассызыклавынча, узган елда бу спорт чарасын Халыклар бердәмлеге көнендә уздыру турында карар кабул ителгән, чөнки спорт бер төбәк халкын гына түгел, ә бөтен илләрне берләштерә. Ул барлык катнашучыларга да уңышлар һәм җиңү теләде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Агыйдел шәһәрендә яхшы спорт традицияләре саклана гына түгел, турнирда катнашучылар саны елдан-ел арта, легендар Агыйдел балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренеры һәм директоры Радик Уразбахтин нигез салган традицияләр дәвам итә, кызганычка каршы, ул шушы ел башында вафат булды.
– Агыйдел шәһәре хакимияте башлыгы Денис Ирназаровка Мидхәт Шакиров истәлегенә турнир үткәрүдә ярдәм иткән өчен рәхмәт әйтәсе килә. Нәкъ менә шундый чаралар күренекле дәүләт эшлеклесенең атом энергетикасын һәм башка тармакларны үстерүгә керткән өлеше турында хәтерне саклап калырга ярдәм итә, – диде чараны оештыручылар һәм анда катнашучылар.
– “Агыйдел” спорт-ял итү үзәге фойесында шәһәр хакимиятенең Архив эшләре буенча идарәсе Мидхәт Шакиров истәлегенә багышланган “Не каждому дано так щедро жить – на память людям города дарить!” дигән фотодокументаль тарихи экспозиция әзерләгән, ә шәһәрнең Туган якны өйрәнү музее дәүләт эшлеклесенең шәхси әйберләреннән торган күргәзмә тәкъдим итте.
Турнирны ачу тантанасыннан соң катнашучылар Мидхәт Шакировның мемориаль тактаташына чәчәкләр салды.
Мидхәт Шакиров 1941 елның 3 мартында Иглин районының Олы-Теләк авылында туган. Хезмәт эшчәнлеген 1958 елда башлый. 1982 елда ул төзелүче Башкортстан атом электр станциясенең директоры итеп билгеләнә. Бу вазыйфада эшләү дәверендә ул Агыйдел шәһәренең социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертә. Аның башлангычы белән, сәнәгать объектларын төзү белән беррәттән, киләчәк шәһәр инфраструктурасын планлы рәвештә формалаштыру башлана.
Мидхәт Әхмәт улы игелеклелек, максатчанлык, киң эрудиция, югары мәдәниятлелек, кешеләргә сакчыл мөнәсәбәт һәм шәхси тыйнаклык белән аерылып торды.
1993-2002 елларда Мидхәт Шакиров Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының республика сәнәгатен, ягулык-энергетика комплексын һәм химия тармагын үстерү, экология һәм гадәттән тыш хәлләр мәсьәләләренә кураторлык итүче урынбасары булып эшләде. Бер үк вакытта Агыйдел сайлау округы буенча Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты итеп сайланды. 2000 елдан ул Русия Федерациясе Технологик фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы булды.
Мидхәт Шакиров каты һәм озайлы авырудан соң 2006 елның 21 мартында 66 яшендә вафат булды һәм Иглин районының Рәсмәкәй авылы зиратында җирләнде.
...Келәмдә көрәш киеренке барды. Спортчылар зур көч һәм чыдамлык, җиңүгә омтылыш күрсәтте. Турнир йомгаклары буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде, аларга медальләр, грамоталар һәм иганәчеләрдән бүләкләр, шәһәр хакимияте башлыгыннан электросамокат тапшырылды.
Ярышларның иганәчесе Альберт Хафизов җиңү яулаучыларга: Приютоводан Даниил Павловка, Стәрлетамактан Матвей Мөхәммәтҗановка һәм Агыйделдән Ринат Әмировка велосипед тапшырды. Яр Чаллыдан Эрик Эшкобилов иң яхшы көрәш техникасы өчен электросамокат белән бүләкләнде. Турнир онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итеп кенә калмады, күп кенә яшь көрәшчеләрнең карьера үсешендә мөһим адым булды.
Елена ЯКУПОВА.
Нефтекама шәһәре.