+7 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
14 ноябрь , 14:45

Уфада чираттагы спорт форумы узачак

«Русия – Za самбо» форумы Уфага самбо үсеше һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен 600дән артык катнашучыны җыячак. Бу хакта Башкортстанның Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Уфада чираттагы спорт форумы узачак
Уфада чираттагы спорт форумы узачак

15-17 ноябрьдә Уфада «Көрәш сарае» яңа спорт комплексында «Бердәм Русия» партиясе проекты кысаларында «Zа самбо» форумы узачак. 600дән артык катнашучы самбоның киләчәге, авыл спорты, студентлар һәм мәктәп спорты турында фикер алышырга җыелачак.

Самбоның туган көненә багышланган тантаналы чаралар кысаларында «Русия» авиакомпаниясенең (Аэрофлот төркеме) уникаль спорт төре хөрмәтенә махсус самолеты беренче тапкыр Уфага төшәчәк. Башкортстан башкаласы хөрмәтенә аталган лайнер бортында «Русия – Za самбо» форумында катнашучылар очачак. Форум чараларының берсе Русия Геройлары истәлегенә багышланган «Йолдыз» Бөтенрусия турниры булачак.

Форумны ачуда мәртәбәле кунаклар арасында «Бердәм Русия» партиясенең Генераль советы секретаре вәкаләтләрен вакытлыча башкаручы Владимир Якушев, Бөтенрусия Самбо федерациясе президенты Сергей Елисеев, шулай ук сенаторлар, Дәүләт думасы депутатлары, төбәк башлыклары һәм танылган спортчылар бар.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: