15-17 ноябрьдә Уфада «Көрәш сарае» яңа спорт комплексында «Бердәм Русия» партиясе проекты кысаларында «Zа самбо» форумы узачак. 600дән артык катнашучы самбоның киләчәге, авыл спорты, студентлар һәм мәктәп спорты турында фикер алышырга җыелачак.
Самбоның туган көненә багышланган тантаналы чаралар кысаларында «Русия» авиакомпаниясенең (Аэрофлот төркеме) уникаль спорт төре хөрмәтенә махсус самолеты беренче тапкыр Уфага төшәчәк. Башкортстан башкаласы хөрмәтенә аталган лайнер бортында «Русия – Za самбо» форумында катнашучылар очачак. Форум чараларының берсе Русия Геройлары истәлегенә багышланган «Йолдыз» Бөтенрусия турниры булачак.
Форумны ачуда мәртәбәле кунаклар арасында «Бердәм Русия» партиясенең Генераль советы секретаре вәкаләтләрен вакытлыча башкаручы Владимир Якушев, Бөтенрусия Самбо федерациясе президенты Сергей Елисеев, шулай ук сенаторлар, Дәүләт думасы депутатлары, төбәк башлыклары һәм танылган спортчылар бар.
Фото: Уфаның Октябрь районы матбугат хезмәте.