Бөтенрусия Самбо федерациясе президенты, «Za самбо» федераль партия проекты координаторы Сергей Елисеев ассызыклаганча, Уфадагы Көрәш сарае - уникаль корылма. Матурлыгы, масштабы, көрәш өчен келәмнәр саны, функциональлеге буенча дөньяда аңа тиңнәр юк. Ул көрәшнең тугыз төренә исәпләнгән.
Коми Республикасы вәкиле Рөстәм Нурисламов, Башкортстандагы кебек Көрәш сараен беркайда да күргәне юк икәнен белдерде.
- Самбо - Русиядә иң үсеш алган спорт төре. Самбо - ул спорт төре генә түгел, ул балаларны тәрбияләүнең тулы бер системасы. Самбоның өстенлеге шунда ки, ул милли көрәшнең барлык төрләрен үз эченә алган. Бөтен ил буйлап самбо спорт мәктәпләре, сарайлар төзелә, әмма Уфадагы кебек масштабны мин беркайда да күрмәдем, - дип белдерде ул.
- Безнең шәһәрдә мондый спорт объекты булу - зур бәхет. Биредә минем ике шөгыльләнә. Беркайда да бу спорт объектындагы кебек шартлар юк: бөтен нәрсә дә заман таләпләренә туры китереп эшләнгән. Монда шөгыльләнүчеләр тиздән чемпион исемнәрен яулаячына шигем юк, - дип белдерде Уфада яшәүче Айгөл Нурисламова.