Аның кысаларында "Самбо командасы. Мэтрлар" китабын тәкъдир итү булды. Бу китап Русия самбосын күп еллар дәвамында алга этәргән, күп чемпионнар үстергән, дөнья күләмендәге ярышларда җиңү яулаган тренелар, чемпионнар һәм башка кешеләр турында сүз бара.
Китаптагы геройларны карасаң, алар төрле өлкәдән. Анда язылганча, Русия Герое Олег Артемьевка самбо космосны яуларга ярдәм иткән. Гомумән алганда, самбо билгеле гамлимнәр, эшкуарлар, сәясәт өлкәсендә эшләүче кешеләрнең язмышында зур роль уйнаган.
- Бүген бөтен Русия, Башкортстан "Самбо көне"н билгели, - диде Русия Самбо федерациясе Президенты Сергей Елисеев. - Шуны да әйтергә кирәк, мондый Көрәш сарае башкача бер төбәктә дә юк. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мондый Көрәш сараен булдыруга күптән хыялланды һәм аны тормышка ашырды.
Сергей Елисеев бу китапта язылган кешеләргә самбо төрен күп еллар дәвамында алга этәргән, аны популяштырган кешеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шулай ук, ул бу китапны Русиянең һәр төбәгендә бастырырга тәкъдим итте.
Шулай ук, Русиянең башка төбәкләреннән килгән кунаклар да китапның югары дәрәҗәдә язылуын һәм бу спорт төре тарихын саклауда зур роль уйнавын билгеләде.
Фото: Башкортстан гәзите сайтыннан алынды.