Форум кысаларында самбоның киләчәге һәм үсеше, яшьләргә спорт аша патриотик тәрбия бирү, илгә карата яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү мәсьләләре каралды. Шул ук вакытта бу спорт төрен авылларда үстерү, анда тренерлар, укытучылар җәлеп итү мәсьәләләре дә күтәрелде.
Сөйләшүләр барган мәйданчыкларның исемнәре "Авылда самбо" һәм "Адаптив самбо" булды. Беренче чараның модераторы - "Zа самбо" федераль проекты кординаторы, Орел өлкәсенең Самбо федерациясе президенты Анатолий Якунин. Биредә авылларда бу спорт төрен үстерү, тренеларга ярдәм чаралары һәм балаларга спорт аша патриотик тәрбия бирү мәсьәләләре күтәрелде. Шул ук вакытта Башкортстанда "Авыл тренеры" программасының уңышлы гамәлгә ашырылуы билгеләнде һәм ул башка төбәкләргә үрнәк итеп куелды.
Икенче чарада Сочи шәһәренең Дзюдо һәм самбо буенча федерациясе президенты Владимир Елидинов модератор булды. Биредә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны самбо белән шөгыльләнергә җәлеп итү, аларга яхшы шартлар тудыру мәсьәләре каралды.
Шуны билгеләргә кирәк, "Самбоны - мәктәпкә" программасында илнең 2700 мәктәбе катнаша. Чара кысаларында шушы проектта катнашучы башка төбәкләр вәкилләре үзләренең тәҗрибәсе белән уртаклашты.