- Самбо - ул безнең милли спорт төре. Барлык катнашучыларга уңышлар телим. Самбо - ул безгә яшьләрдә патриотлык һәм рух ныклыгын тәрбияләргә ярдәм итә торган спорт төре. «Za самбо» партия проекты иң уңышлыларның берсе, — диде «Бердәм Русия» партиясенең генераль советы секретаре вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Владимир Якушев.
Ул Уфаның Көрәш сараен "Спорт храмы" дип атады һәм бик күп яшь спортчыларның биредә җитди чыныгу алачагын, моның аларга тормышта ярдәм итәчәген билгеләп үтте.
— Без бу турнирны Ватаныбызны саклаучы, дошман белән сугышта һәлак булган каһарманнарыбыз истәлегенә багышладык, - диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. - Спортчыларга шуны әйтәсем килә: нинди спорт белән шөгыльләнү мөһим түгел, характерыгызны, тәнегезне чыныктырыгыз. Минем үз өсләренә мөһим бурычны алган тренерларга рәхмәт белдерәсем килә — алар әле бик яшь егетләрдән чын, нык спортчылар һәм кешеләр ясый. Гадел көрәштә иң көчлесе җиңсен.
Катнашучыларны шулай ук ДХР башлыгы Денис Пушилин һәм Алтай Республикасы башлыгы Андрей Турчак сәламләде. Ярышларга рәсми стартны Бөтенрусия Самбо федерациясе президенты Сергей Елисеев бирде.
Фото: "Республика Башкортостан" гәзите сайтыннан.