Танылган Русия фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова Мәскәүдә Русия Гран-приеның дүртенче этабында җиңгән Аделия Петросяннан интервью алыр алдыннан аягындагы итекләрен салган. Бу хәл “Беренче канал” эфирында булган.
Алинә көтелмәгән бу гамәлен болайрак аңлата. Аның сүзләренчә, әңгәмәдәшеңнән шактый биегрәк басып тору уңайсыз. Аделия Петросянның буе — 150, Алинә Заһитованыкы - 160 сантиметр.
“Миңа үземнең шулай биегрәк басып торуым уңайсыз", — ди Алинә.
"Син Уфада да үкчәле итекләреңне салган идең. Алай кирәкмәс, матурлар бит", - дип елмая Аделия.
Яраткан спортчыбыз Алинә Заһитова Олимпиадада, дөнья һәм Европа чемпионатларында, башка турнирларда җиңү яулады. Ул 2019 ел ахырыннан ярышларда катнашмый. Ләкин аның каравы төрле шоуларда һәм спорт тамашаларында катнаша.
Карьерасын туктатып торганнан соң, Олимпия чемпионы Алексей Ягудин белән бергә “Ледниковый период” шоуын алып барды. 19 июньдә фигуралы шуу остасы диплом эшен яклаган. Ул «Продюсерлык һәм мәдәни сәясәт» темасы буенча диплом өчен бик яхшы билге алган.
Фото: img.championat.com