+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Спорт
25 ноябрь 2024, 17:59

Уфада "Дуслык кубогы" узды

Бүген «Динамо» спорт комплексында Русия һәм Казахстан командалары баскетбол буенча «Дуслык кубогы» өчен өч сынашты. Уникаль спорт чарасы иртәгә Башкортстан башкаласы кабул итәчәк Русия һәм Казахстан XX төбәкара хезмәттәшлек форумының беренче чарасы булды.

Уфада "Дуслык кубогы" уздыУфада "Дуслык кубогы" узды
Уфада "Дуслык кубогы" узды

Кубок баскетбол матчы гына түгел, ә чын спорт бәйрәме булды. Уен алдыннан тамашачылар өчен чын тамаша оештырылды: Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле «Мәңгегә бергә» бию прологын әзерләде, җанатарлар өчен мавыктыргыч яктылык шоу-программасы тагын бер бүләк булды.

– Без бүген Казахстан республикасыннан кадерле кунакларны, партнерларны һәм дусларны каршы алабыз. Безнең республика өчен «Русия-Казахстан» XX төбәкара форумын үзендә уздыру - мәртәбәле чара, һәм аның кысаларында «Динамо» һәм «Актобе» профессиональ командалары арасында Дуслык кубогы - шуның бер бизәге. Ышанам, бу уен безнең ничек ярыша һәм дуслаша алуыбызны күрсәтер. Безнең республикада 76 меңнән артык кеше баскетбол белән мавыга, 2 миллионга якын кеше спорт белән шөгыльләнә. Моның өчен без инфраструктура булдыруны дәвам итәбез, һәм соңгы биш елда 1,5 меңнән артык спорт объекты төзедек, – диде Башкортстан Премьер-министры вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров.

Казахстан Уфага 2017 елның августында төзелгән «Актобе» профессиональ баскетбол клубын алып килгән. 2017-18 елгы сезонда команда Казахстан чемпионатының югары лигасында дебют ясаган, ә инде үткән сезонда бу турнирда җиңүче булган.

Нәтиҗәдә, әлеге әйгедә 91:62 исәбе белән Русия командасы җиңү яулады.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас