Беренче чорда "яшел"ләр биш шайба кертте.
Икенче чорда юлаевлыларның көндәшләре бер гол кертә алды, әмма безнекеләр җавапка өч шайба кертте. Беренче ике чор нәтиҗәләре буенча исәп 8:1 тәшкил итте.
Өченче периодта казахстанлылар вәзгыятьне бераз төзәтә алды: «Салават Юлаев» капкасына дүрт гол керттеләр. Ләкин гомум нәтиҗәгә бу йогынты ясамады - «Салават Юлаев» һәм «Кулагер» арасындагы иптәшләрчә уен хуҗалар файдасына 9:5 исәбе белән тәмамланды.
Матч тәмамлангач, боз аренасына республиканың спорт министры вазыйфасын башкаручы Руслан Хәбибов чыкты.
"Бик шәп уен! Шәп иптәшләрчә матч!" - диде ул һәм уенчыларга истәлекле кубоклар һәм медальләр тапшырды.
Фото: russia-and-kazakhstan-forum.com