“Ледниковый период” шоуында катнашкан фигуристка Маргарита Дробязконың бала көтүе турында язган идек. Һәм менә тагын шатлыклы хәбәр: 52 яшьлек фигуралы шуу остасы Маргарита Дробязко беренче тапкыр әни булды. Спортчының һәм аның ире 54 яшьлек Повилас Ванагасның кызлары тууы турында бу парның җанатарлары хәбәр итә.
Билгеле булганча, булачак әти-әни сабыйларын декабрьнең беренче атнасында көткәннәр һәм шулай килеп чыккан да. Хәзер бәхетле әти-әни гаиләнең тулылануы белән ләззәтләнеп, вакытларын үзләре генә, тыныч кына үткәрәләр.
Ә әлегә бәхетле пар нарасыйлары белән вакыт уздырган арада, фанатлары бала табу процессы һәм фигуристканың 52 яшендә бу никадәр авыр булганлыгы турында уйлана. Алар аның сәламәтлеге өчен борчыла, Маргарита бик тиз көч җыяр һәм тернәкләнер дип өметләнәләр.
Дробязко һәм Ванагас 2000 елда өйләнешкәннәр, ләкин бала табарга ашыкмаганнар, алар карьераны өстенрәк күргәннәр. Маргаританың йөкле булуы турындагы хәбәр җанатарларны гаҗәпләндергән — алар спортчының бу яшьтә мондый адымга батырчылык итәчәген көтмәгән.
Сабыйга озын гомер, әти-әнисе кочагында җәхеткә төренеп үсүен генә телисе кала.
Фото: n1s1.hsmedia.ru