+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Спорт
18 декабрь 2024, 09:22

Башкортстанда адаптив спорт үсештә

17 декабрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеоконференция режимында Русия Президенты каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү советын әзерләү буенча эшче төркемнең беренче утырышында катнашты. Аны Русия Президенты ярдәмчесе, Дәүләт Советы секретаре Алексей Дюмин һәм Тула өлкәсе губернаторы, эш төркеме җитәкчесе Дмитрий Миляев үткәрделәр.

Башкортстанда адаптив спорт үсештәБашкортстанда адаптив спорт үсештә
Башкортстанда адаптив спорт үсештә
Совет утырышы 2025 елның беренче яртысына планлаштырылган. Ул адаптив физик культураны һәм адаптив спортны үстерүгә багышланачак.

Алексей Дюмин билгеләп үткәнчә, 2025 елның 1 мартыннан кайбер федераль законнардагы үзгәрешләр үз көченә керәчәк. Алар нигезендә Русиядә инвалидларны комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләүнең сигез төп юнәлеше булачак: дәвалаудан һәм протезлаудан алып физкультура һәм спорт чараларын кулланып реабилитацияләүгә һәм абилитацияләүгә кадәр.

- Моңа бәйле рәвештә һәркемгә шәхси якын килү тәэмин ителергә тиеш. Кызыксынган оешмалар һәм урыннардагы белгечләр катнашында барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарының нәтиҗәле ведомствоара хезмәттәшлеген булдыру зарур. Дәүләт һәм төбәк мәгълүмат системаларын киң кулланып – Хезмәт, Сәламәтлек саклау, спорт министрлыклары һәм башкалар, – диде Алексей Дюмин.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, инфраструктура объектлары һәм спорт корылмалары инвалидларга килү өчен генә түгел, ә спорт белән шөгыльләнү өчен дә ачык булырга тиеш. Бу объектларны инвентарь һәм махсус җиһазлар белән тәэмин итүне, шулай ук аларны квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүне күздә тота.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Башкортстанда инвалидлар өчен җайлаштырылган 5 меңнән артык спорт корылмасы эшли. Адаптив физик культура белән 618 учреждениедә 40 меңнән артык кеше шөгыльләнә, алар арасында – тернәкләндерү үзәкләре, спорт клублары һәм физкультура-спорт оешмалары.

Бу хакта тулырак: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/188182.html


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас