Бүген, 21 декабрьдә, Уфа Көрәш сараенда “Автодор кубогы”на грек-рим көрәше буенча Бөтенрусия ярышларының йомгаклау өлеше узды. Чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм «Автодор» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко булдылар.
Турнир 20-21 декабрьдә узды һәм зур тизлекле “Восток” М-12 трассасы ачылу еллыгына багышланды. Ярышлар бишенче ел рәттән уздырыла.
Уфадагы ярышларга Русиянең 10 төбәгеннән – Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, Башкортстан, Татарстан республикалары, Пермь крае, Мәскәү, Тверь, Владимир, Түбән Новгород һәм Свердловск өлкәләреннән 14 яшьтән өлкәнрәк иң көчле спортчылар җыелды.
Башкортстан өчен мондый чараларны үткәрү бик мөһим. Турнир төбәкнең спорт тормышында аерым урын алып торучы грек-рим көрәшен популярлаштыруда яңа адым булды.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча турнирның җиңүчесе булып Мәскәү өлкәсе командасы танылды. Көмешне — Санкт-Петербург җыелма командасы, ә бронзаны Башкортстан көрәшчеләре яулады.
Фото: glavarb.ru