+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
23 декабрь 2024, 17:38

Билбау көрәше буенча Халыкара ярышлар башланды

Уфаның Көрәш сараенда Халыкара билбау көрәше федерациясенең беренче Президенты Риф Гайнанов истәлегенә Халыкара турнир башланды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: бу - яңа спорт объекты кабул иткән беренче халыкара ярышлар.

Билбау көрәше буенча Халыкара ярышлар башландыБилбау көрәше буенча Халыкара ярышлар башланды
Билбау көрәше буенча Халыкара ярышлар башланды

Ярышларда дөньяның 14 иленнән 228 спортчы катнаша: алар - Русия, Беларусь, Казахстан, Монголия, Үзбәкстан, Кыргызстан, Азәрбайҗан, Төркмәнстан, Әрмәнстан, Иран, Таҗикстан, Төркия, Грузия, Абхазия. Турнирда Башкортстаннан 30 көрәшче катнаша.

Ярышлар ирекле стиль спортчылары арасында түбәндәге авырлык категорияләрендә уза: ир-егетләр - 57 кг, 62 кг, 68 кг, 75 кг, 82 кг, 90 кг, 100 кг, 100+ кг; хатын-кызлар - 52 кг, 58 кг, 66 кг, 76 кг, 76+ кг.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас