- Проект кысаларында, шулай ук, өч спорт объекты төзелде: алар - Уфада йөзү бассейны, ябык футбол манежы, Ишкәкле слалом корылмалары комплексының 1нче этабы. Шулай ук ачык типтагы ике физкультура-савыктыру комплексы тапшырылды. Спорт әзерлеген гамәлгә ашыручы оешмаларга 402,7 миллион сумлык субсидияләр бирелде, республика спорт мәктәпләренә 20 микроавтобус сатып алынды, – дип билгеләп үтте Руслан Хәбибов.
Спорт министры аңлатканча, «Бизнес-спринт (Мин спортны сайлыйм)» федераль проекты кысаларында Иглин авылында яңа ФОК төзелеше дә тәмамланган.
Фото: bashinform.ru