Республика җитәкчесе атказанган спортчыларга визитлары өчен рәхмәт белдерде һәм баскетболның Башкортстанда актив үсүен ассызыклады.
- Башкорстан баскетболының потенциалы әле тулысынча ачылмаган. Республикада Мәктәп лигасыннан алып профессиональ клубка кадәр система төзелде, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
ВТБ Бердәм лигасы президенты, Русия Президенты каршындагы Физкультура һәм спортны үстерү советы әгъзасы Сергей Кущенко Башкортстанны масштаблы ярышлар уздыру мәйданчыгы буларак югары бәяләде.
- Республикада спорт чараларын иң югары дәрәҗәдә үткәрәләр. Көрәш сарае - спорт корылмасы гына түгел, ул - чын спорт гыйбадәтханәсе. Анда уникаль спорт мохитен тоясың. Бу урын буыннарны берләштерә һәм илһамландыра, – диде Сергей Кущенко.
Евгений Гомельский билгеләп үткәнчә, халыкны спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү күбесенчә төбәк җитәкчелегенең активлыгына бәйле.
– Мин тагын бер тапкыр республика җитәкчелегендә спортны аңлаучы һәм яратучы кеше торганына инанам. Мин күрәм, сез, Радий Фәритович, бу теманы бик яхшы аңлыйсыз, спорт белән яшисез. Мондый җитәкчеләрне күрү - бик зур бәхет. Шушы рухта дәвам итсәгез иде!" - диде Евгений Гомельский.
Фото: glavarb.ru