+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
24 гыйнвар 2025, 13:52

Уфада зур спорт чарасы узачак

Башкортстан Хөкүмәтендә инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында спорт төренең кышкы дисциплиналары буенча Русия субъектлары арасында "Саңгыраулар спорты" Бөтенрусия спартакиадасын әзерләү һәм уздыру буенча эшлекле киңәшмә узды. Спорт чарасы 6-14 февральдә узачак.

Уфада зур спорт чарасы узачакУфада зур спорт чарасы узачак
Уфада зур спорт чарасы узачак

Русия Спорт министрлыгының Физик культура һәм киңкүләм спорт департаменты директоры Максим Уразов ВКСтагы чыгышында билгеләп үткәнчә, Башкортстан һәрвакыт Русия Спорт министрлыгы белән килешеп эшли.

Спартакиаданың төп өлеше Уфа шәһәренең спорт объектларында (чаңгы узышлары, сноуборд, хоккей, футзал һәм шахмат), "керлинг" дисциплинасы Ишембай шәһәрендә ("Батыр" учреждениесендә), тау чаңгысы спорты дисциплинасында "Металлург-Магнитогорск" территориясендә узачак. Ярышларда 800дән артык кеше катнашыр дип көтелә.

"Без бергә. Спорт" Бөтенрусия кышкы спартакиадасын ачу тантанасы - Уфаның Көрәш сараенда, ә ябылу тантанасы Спорт сараенда узачак.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас