-17 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Спорт
25 гыйнвар , 10:35

Уфада Йолдызлар матчы үтте

24 гыйнварда Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика башкаласына килгән Олимпия чемпионнары белән бергә яңа Көрәш сарае мәйданчыгында Студентлар баскетболы ассоциациясе (АСБ) Йолдызлар матчында булды.

Уфада Йолдызлар матчы үтте
Уфада Йолдызлар матчы үтте
Уеннар «Восток» һәм «Запад» ир-атлар һәм хатын-кызлар җыелма командалары арасында узды. Ярышларда катнашучыларны АСБ аларның 2024/2025 сезондагы чыгышлары нәтиҗәләре, шулай ук җанатарларның тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сайлады. Финал составларын капитаннар билгеләде.

Ярышлар «Восток» җыелма командасының ир-атлар коллективлары арасында - 113-107 һәм хатын-кызлар арасында 97-96 исәбе белән җиңүе белән тәмамланды.

Журналистлар белән әңгәмәдә төбәк җитәкчесе көрәш сарае бу көнне 3,5 меңнән артык баскетбол сөючене җыйды, дип билгеләп үтте.

– Без бу объектны спорттан алып мәдәни һәм хәтта сәясигә кадәр төрле чаралар үткәрерлек итеп төзедек, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Олимпия чемпионнары килү, алар арасында-баскетбол легендасы Иван Едешко, һичшиксез, студентлар баскетболының абруен күтәрә. Без бу спорт төрен үстерәчәкбез һәм иң югары дәрәҗәдәге турнирлар уздыруга омтылачакбыз.

Фото: главарб.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: