Дүрт тапкыр Паралимпия чемпионы, Русия чаңгычысы һәм биатлончысы, Русиянең атказанган спорт мастеры, Башкортстанда «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды директоры урынбасары Ирек Зарипов "Без бергә. Спорт" чукракларның кышкы спорт төрләре буенча Бөтенрусия спартакиадасын мөһим вакыйга дип атады.
Спортчыларыбызның җиңүенә ышанабыз!
Спикер ассызыклаганча, безнең төбәк илдә беренчеләрдән булып паралимпия спорт төрләрен үстерә башлады: алар - чаңгы ярышлары, биатлон, йөзү, өстәл һәм зур теннис, парафехтование, җәядән ук ату, җиңел атлетика. Моннан тыш, бүген утырып уйналучы волейбол, тау чаңгысы, велоспорт көчәя бара. Ә күптән түгел аларга тагын парабокс (коляскалардагы бокс) һәм паравелоспорт өстәлде.
Әңгәмәдәш фикеренчә, безнең республика көчле, аның төрле спорт юнәлешләрен үстерү мөмкинлеге бар. Әлбәттә, ныклы матди-техник база белән беррәттән, проблемалар да бар. Бу беренче чиратта кадрлар потенциалына кагыла, тренерлар составын көчәйтергә кирәк.