Тәүдә гаиләләр мәктәпләрдә үткән ярышларда катнашып җиңгән. Аннары инде район дәрәҗәсендә көч сынашкан. Һәм менә бүген районнарда җиңеп килгән гаиләләр республика күләмендә үзләрен сынап карады.
Әлеге чара республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән традицион рәвештә Яңа ел каникулларын актив һәм күңелле үтәрү, шулай ук халыкны даими спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максаты белән оештырылган иде. Аны ресублика Хөкүмәте белән берлектә "Бердәм Русия" сәяси партиясенең Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе, республиканың Фән һәм мәгариф, Спорт һәм яшьләр сәясәте министрлыклары оештырды.
Фестивальдә катнашучыларны "Бердәм Русия" төбәк бүлекчәсе секретаре, республика Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән партиянең Башкортстан төбәк бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов сәламләде.
Чараның җиңүчеләре булып Балакатай районының Үргәле авылыннан Каниповлар гаиләсе танылды. Мактаулы икенче һәм өченче урыннарны Миякә районыннан Хәсәновлар һәм Балтач районыннан Миңлекәевлар гаиләләре алды.
Фото: "Бердәм Русия"нең матбугат хезмәте