Уфада "Без бергә. Спорт" беренче Бөтенрусия кышкы спартакиадасы башланды. Ул Русиянең 32 төбәгеннән — Калининградтан Камчаткага кадәр - 800дән артык иң көчле спортчыны җыйды.
Уфаны сайлау очраклы түгел: 2023 елда биредә - Сурдлимпиячеләрнең җәйге уеннары , ә былтыр «Русия – спорт державасы» халыкара форумы уңышлы узды. Башкортстан үзен спорт чараларын югары дәрәҗәдә оештыручы һәм Сурдлимпия спортын үстерүнең бай традицияләре булган төбәк буларак танытты.
Спартакиада программасында:
* Футзал
* Тау чаңгысы
* Шахмат
*Хоккей
*Керлинг
* Сноуборд
Ярышлар Уфа, Ишембай һәм «Металлург-Магнитогорск» спорт объектларында уза.
Спартакиада 16 февральгә кадәр дәвам итәчәк, ябылу тантанасы 14 февральдә Спорт сараенда узачак.