Чара «Пилотсыз авиация системалары» гомумдәүләт проектының «Пилотсыз авиация системалары өчен кадрлар» федераль проекты максатларына туры китереп оештырылган. Ул пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итү өлкәсендә белгечләрнең һәм һәвәскәрләрнең квалификациясен күтәрү, ярышларда катнашу һәм төбәк командасына сайлап алу өчен уникаль мөмкинлек булып тора.
- Пилотсыз авиация системаларын кулланып, икътисадның төрле секторларын кадрлар белән тәэмин итү, шул исәптән дроннар эшләү җитештерү һәм эксплуатацияләү өлкәсендә эшләүче предприятиеләрнең ихтыяҗ дефицитын киметүгә юнәлтелгән мөһим бурыч булып тора. Мондый чаралар пилотсыз авиациянең перспективалы тармагының яшьләр арасында популярлыгын арттыра, - дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.
Күнекмә процессында катнашу өчен Башкортстанның Дроннар узышы федерациясенең "ВКонтакте"дагы рәсми төркеменә күнегүләр ясау теләге турында гариза җибәрергә кирәк. Катнашучылар күнекмәләрне камилләштерергә һәм иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә мөмкинлек бирүче тренировкалар сериясен узачак.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте