Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова бу ялларда узган Беренче канал Кубогы аның өчен карьерасында соңгысы булды, дип игълан итте.
Чиләбедә узган Беренче канал Кубогында Заһитова командасы икенче урын алды. 2022 елгы Олимпия чемпионы Анна Щербакова командасы җиңү яулады.
"Бу очракта нәрсә әйтергә инде? Без икенче урынны алдык. Минем командага көрәшүләре һәм бәйгегә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт. Шулай ук көндәшләр командасына да рәхмәт белдерәсем килә. Барысы да маладислар һәм бүген үз мөмкинлекләренең максимумына чыктылар. Кызганычка каршы, бу - минем өчен соңгы Беренче канал кубогы. Шулай килеп чыга. Ләкин мин үзем катнашкан ярышлардан бик зур хис-кичерешләр алдым", — диде Алинә журналистларга.
Элекке фигуралы шуу остасы билгеләп үтүенчә, капитан вазыйфаларын ул фигурист Марк Кондратюкка йөкләячәк. "Мин яшьләргә юл бирергә кирәк дип уйлыйм. Менә минем кешем (Кондратюк - ред.), мин аңа ышанам һәм капитан сыйфатында тәкъдим итәм", — дип белдерде ул.
Бәлки, фигуралы шуу остасы шәхси тормышын үзгәртергә уйлыйдыр? Алда Алинәне нәрсә көткәне әлегә сер булып кала.
Фото: sportsdzen.ru