+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
18 март 2025, 15:41

"Ватанны саклаучылар кубогы"нда катнашучылар кайтты

Башкортстан башкаласына СВО ветераннары арасында кышкы спорт төрләре буенча беренче Бөтенрусия «Ватанны саклаучылар кубогы»нда катнашучылар кайтты. Турнирның ябылуы кичә Ханты-Мансийскта узды.

"Ватанны саклаучылар кубогы"нда катнашучылар кайтты"Ватанны саклаучылар кубогы"нда катнашучылар кайтты
"Ватанны саклаучылар кубогы"нда катнашучылар кайтты

Башкортстан Республикасы җыелма командасы составында дүрт СВО ветераны – Радик Йосыпов, Алексей Холов, Олег Мөфтәхетдинов һәм Артем Мөхәрәмов.

Алар биатлонда, чаңгы узышларында һәм тау чаңгысы спортында катнаштылар. Делегация составына, шулай ук команда кураторы, дүрт тапкыр Паралимпия чемпионы Ирек Зарипов һәм Башкортстанның «Адаптив спорт үзәге» җитәкчесе Айрат Даутов, тренерлар составы керде.

Ярышлар йомгаклары буенча Башкортстан җыелма командасы копилкасында 3 медаль, шуларның 2се алтын һәм 1се бронза.

1 урын – Олег Мөфтәхетдинов (чаңгы ярышлары)

1 урын - Олег Мөфтәхетдинов (биатлон)

3 урын Артем Мөхәрәмов (тау чаңгысы спорты, слалом)

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас