0 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Спорт
20 март , 22:55

Сәламәт тә, көчле дә булам, дисәң...

Аскын районындагы “Батыр” физкультура-савыктыру комплексында балалар һәм үсмерләр арасында «Зарница 2.0» Бөтенрусия хәрби-патриотик уенының зона этабы узды.

Сәламәт тә, көчле дә булам, дисәң...
Сәламәт тә, көчле дә булам, дисәң...

Уенда Аскын авылының 1нче, 2нче мәктәпләреннән, шулай ук Урмияз, Кубияз, Кашка, Кышлау-Елга, Күнгәк, Табаска авылларыннан командалар катнашты.

Катнашучылар сафта йөрүдә, медицина һәм спорт әзерлекләрендә, радиацион, химик һәм биологик саклануда үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын, гомумгаскәри белемнәрен күрсәтте. Җитезлек, осталык, тизлек, кыюлык һәм, әлбәттә, команда рухы яшүсмерләргә барлык станцияләрне уңышлы үтәргә ярдәм итте. Уен бик бердәм һәм оешкан төстә үтте.

Ярыш йомгаклары буенча өлкән яшьтәгеләр төркемендә призлы урыннарны түбәндәге командалар алды: 1нче - Кашка авылы мәктәбе, 2нче - Аскын авылының 1нче мәктәбе, 3нче урында - Аскын авылының 2нче мәктәбе, Күнгәк авылы командасы 4нче урында. Җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде.

Шулай ук шәхси зачетта җиңүчеләр дә бүләксез калмады. 

Фото: Аскын районы хакимияте матбугат хезмәте

Сәламәт тә, көчле дә булам, дисәң...
Сәламәт тә, көчле дә булам, дисәң...
Сәламәт тә, көчле дә булам, дисәң...
Сәламәт тә, көчле дә булам, дисәң...
Сәламәт тә, көчле дә булам, дисәң...
Сәламәт тә, көчле дә булам, дисәң...
Сәламәт тә, көчле дә булам, дисәң...
Сәламәт тә, көчле дә булам, дисәң...
Сәламәт тә, көчле дә булам, дисәң...
Сәламәт тә, көчле дә булам, дисәң...
Сәламәт тә, көчле дә булам, дисәң...
Сәламәт тә, көчле дә булам, дисәң...
Сәламәт тә, көчле дә булам, дисәң...
Автор:Денис Таваев
Читайте нас: