Беренчелеккә Әбҗәлил, Баймак, Бөрҗән, Зианчура, Зилаер, Күгәрчен, Хәйбулла районнарыннан, шулай ук Чиләбе һәм Ырынбур өлкәләреннән 76 иң көчле шахматчы дәгъва кылды.
Регламент нигезендә, турнир Швейцария системасы буенча 9 турда уздырылды. Бәйге компромиссыз көрәштә узды.
Катнашучылар арасында беренче урынны Нурсолтан Ишмөхәммәтов, Никита Хәйруллин, Василий Осауленко, Артур Пивоваров, Илсур Янтурин, Артур Ахунов, Рөстәм Сөләйманов, Абдулла Максютов, Ринат Мөхәммәтов, Гайсар Янтурин, Инсаф Алсынбаев һәм Камилла Билалова алдылар.
Кубокның өченче этабы 19 апрельдә Хәйбулла районының Акъяр авылында узачак.
Фото: vk.com/club53797991