+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
7 апрель 2025, 10:53

Уфада зур спорт турниры узачак!

Башкортстан башкаласы беренче тапкыр фехтование буенча Русия чемпионатын уздыру мәйданчыгы булачак. 21-28 апрельдә республиканың фехтование үзәгендә 22 төбәктән 500дән артык спортчы катнашлыгында Бөтенрусия турниры узачак.

Уфада зур спорт турниры узачак!Уфада зур спорт турниры узачак!
Уфада зур спорт турниры узачак!
Программада - өч Олимпия дисциплинасы: рапира, шпага һәм кылыч буенча ярышлар.

Ачу тантанасы 21 апрельдә Русия Фехтование федерациясе һәм Башкортстан Спорт министрлыгы вәкилләре катнашлыгында була. Атна дәвамында тамашачылар түбәндәге ярышлар күрәчәк:

21-22 апрель – кылыч белән команда һәм шәхси ярышлары;

23-25 апрель – шпагачылар ярышы;

26-28 апрель - рапирачылар турниры.

Катнашучылар арасында - Европа, дөнья һәм Олимпия уеннарының гамәлдәге чемпионнары. Спортчылар бүләкләр өчен шәхси һәм команда исәбендә көрәшәчәк.

Үткәрү урыны: Башкортстан Фехтование үзәге (Халыклар дуслыгы проспекты, 45).

Фото: mgazeta.com

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас