Бәйгедә дүрт команда катнаша: "Башкортстан радиостанциясе", "Башкортстан "Юлдаш" телеканалы", "Республиканың киңкүләм мәгълүмат чаралары" һәм "Башкортстан йолдызлары" командалары.
Волейбол турниры 2018 елдан Әхәт Мортазинның исемен йөртә. Чарада дикторның хатыны Тәнзилә һәм балалары да булды.
Башкортстанның матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Газизов әйтүенчә, Әхәт Мортазин кебек танылган шәхесләрне онытырга тиеш түгелбез.
Шуны да билгеләргә кирәк: бу спорт чарасында журналистлар актив катнаша. Марат Газизов та нәкъ алар составында уйный.
Фото: Айрат Нурмөхәмәтов.