+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Спорт
10 Апреля 2025, 16:29

"Динамо" республика спорт җәмгыятенә - 100 яшь

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Динамо» республика физкультура-спорт җәмгыятенең 100 еллыгына багышланган тантаналы җыелышта катнашты.

"Динамо" республика спорт җәмгыятенә - 100 яшь"Динамо" республика спорт җәмгыятенә - 100 яшь
"Динамо" республика спорт җәмгыятенә - 100 яшь

Сәламләү сүзендә төбәк җитәкчесе ассызыклаганча, Башкортстан «Динамо»сының йөз еллык юбилее - республиканың барлык спорт җәмәгатьчелеге өчен мөһим вакыйга.

- 1925 елда эчке Эшләр халык комиссариатының физкультура түгәрәкләре буларак оешкан җәмгыять бүген дистәләгән мең спортчыны һәм төбәгебезнең көч структураларын берләштерә. Оешма Башкортстанда чаңгы узышларына, җиңел атлетикага, тенниска, гимнастикага, бильярдка һәм башка популяр спорт төрләренә нигез салды, - диде Радий Хәбиров. - Спортчыларга уңышлар, сәламәтлек һәм яңа җиңүләр телим!

Төбәк Башлыгы билгеләп үткәнчә, «Динамо» стадионы – республиканың горурлыгы. 1959 елда биредә боз юлларында беренче халыкара мотоузышлар уздырыла, алар Уфаны трек мотоспорты башкаласына әйләндерә. Җәмгыять төбәктә туплы хоккей һәм зур футбол үсешенә башлангыч бирде. Хәзер аның заманча типлары, бассейны һәм спорт аренасы төрле дәрәҗәдәге ярышларны кабул итә. Башкортстан "Динамо"сы хаклы рәвештә республиканың спорт флагманнарының берсе санала һәм көчле спорт базасына ия.

Радий Хәбиров шулай ук «Динамо» спорт җәмгыяте хезмәткәрләренә Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас