+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
11 апрель 2025, 13:35

Башкортстан - спортчылар төбәге

"Милләт яшьлеге" спорт сөючеләрне бер мәйданга җыйды.

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Рима Баталованың «Милләт яшьлеге» ХІ иҗтимагый премиясен тапшыру тантанасында мәртәбәле кунаклар белән очрашты.


Алар арасында – Русия Дәүләт думасының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Олег Матыцин, Русия Федерациясе спорт министры урынбасары Мгер Гандилян, Самара өлкәсе спорт министры Лидия Рогожинская, Олимпия чемпионнары Светлана Журова, Светлана Ишморатова, Татьяна Лебедева, Давид Мусульбес, Олег Сәитов.

"Милләт яшьлеге" иҗтимагый премиясен 2014 елда Русия Дәүләт думасы депутаты, 13 тапкыр Паралимпия чемпионы Рима Баталова башлангычы белән гамәлгә куялар. Ел саен аны Паралимпия спортын үстерүгә өлеш кертүче сәламәтлек мөмкинлекләре чикле спортчыларга, тренерларга һәм иганәчеләргә, шулай ук үзенчәлекле кешеләрнең социаль адаптациясе мәсьәләләрен актив яктыртучы киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә тапшыралар. Җиңүчеләрне «Ел алгарышы», «Чикләрсез спорт», «Паралимпия спорты өмете», «Җиңү сере», «Чемпионны тәрбияләү», «Йөрәк чакыруы буенча», «Ачык караш» номинацияләрендә билгелиләр. Быелдан спортта уңышка ирешкән махсус хәрби операция ветераннары өчен «Безнең заман геройлары» номинациясе өстәлде. Бүләкләү тантанасы «Башкортостан» дәүләт концерт залында узды.

- Рима Акбирде кызы зур һәм бик кирәкле проектның инициаторы булып тора, без аны тулысынча хуплыйбыз, – диде Радий Хәбиров. - Хәзер адаптив спорт темасы аерым әһәмияткә ия. Чөнки өйләренә җәрәхәтләнү нәтиҗәсендә инвалидлык алган егетләр кайта. Һәм без аларның спорт белән шөгыльләнүенә зур игътибар бирәбез. Бу җиңел бурыч түгел, әмма без аның белән планлы рәвештә шөгыльләнәбез һәм бу эшне дәвам итәчәкбез.

Русия Дәүләт думасы комитеты рәисе Олег Матыцин ассызыклаганча, адаптив спортка ярдәм итү - өстенлекле дәүләт бурычларының берсе, һәм Башкортстанда инде уңышлы тәҗрибәләр бар. Бу мөһим тема буенча Русия Президенты каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү советының якындагы утырышында фикер алышачаклар.

- Мин сезгә һәрвакыт яратып киләм һәм республиканың ничек үсүен, Сезнең, Радий Фәритович, физик культура һәм спорт мәсьәләләренә зур игътибар бирүегезне күрәм. Биредә спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар тудыралар. Бөтен ил, һич арттырусыз, Көрәш сарае, Фехтование үзәге – эре халыкара ярышлар өчен глобаль объектлар белән горурлана, - диде Олег Матыцин. - Республикада киңкүләм, адаптив спорт белән шөгыльләнү өчен инфраструктураны актив үстерү дә мөһим. Очрашу алдыннан без Рима Баталованың спорт әзерлеге үзәгендә булдык, анда бик күп талантлы яшь спортчылар шөгыльләнә, даими рәвештә халыкара һәм федераль дәрәҗәдәге ярышлар уза. Бу - башка төбәкләр өчен яхшы үрнәк, инфраструктураны ничек кулланырга һәм безнең Олимпия, Паралимпия чемпионнары яшь буынны тәрбияләү буенча үрнәк булырга тиеш. Болар барысы да Башкортстанның спорт чыннан да тормыш нормасы булган республика образын күрсәтә.

Русия Федерациясе спорт министры урынбасары Мгер Гандилян спорт объектларын төзегәндә дәүләт-хосусый партнерлык механизмнарын куллану буенча төбәк тәҗрибәсен югары бәяләде.

- Мин - Башкортстанда беренче тапкыр. Бүген Нефтекамадагы «Бизнес-спринт» федераль проекты кысаларында төзелгән «Амфибия» спорт комплексын карый алдым. Минемчә, у л - илдә иң яхшы спорт объектларының берсе. Хезмәттәшләребез тәҗрибә уртаклашыр һәм без бу проектны киңәйтергә тырышырбыз, - диде Мгер Гандилян. - Чынлыкта республика белән эшләү бик уңайлы. Үзара хезмәттәшлек өлкәсендә бернинди проблема да юк. Барлык мәсьәләләр дә оператив хәл ителә.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас