+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Спорт
14 апрель 2025, 11:00

Шахматчылар көч сынашты

Ял көннәрендә Уфада «Акбузат» милли-мәдәни үзәкләре әгъзалары арасында шахмат буенча чемпионат узды.

Шахматчылар көч сынаштыШахматчылар көч сынашты
Шахматчылар көч сынашты
Шахмат - акыл өчен чиксез күнегүләр ул, бу уен гомер буе кулланыла торган акыл сәләтен үстерә. Шахмат уйнаганда баш миенең ике ярымшары да синхрон эшли. Шуңа күрә һәр партия белән абстракт фикерләү үсә һәм яхшыра.

Турнир Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, "Ватанны саклаучылар елы"на һәм "Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елы"на багышланган иде. Һәр турда уенчылар бер-берсе белән очрашты һәм партияләр үткәрде. Иң күп очко җыйган кеше җиңүче булды.

Турнирда 7 команда (21 уенчы) катнашты.

Республиканың Чуваш милли-мәдәни автономиясе командасы җиңүче булды.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас