+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
25 апрель 2025, 06:55

Шамонино егете – Европа чемпионы!

Әлеге авылда яшәүче спортчы джиу-джитсу буенча Европа чемпионы титулын яулады.

Шамонино егете – Европа чемпионы!Шамонино егете – Европа чемпионы!
Шамонино егете – Европа чемпионы!
Кипрның Ларнака шәһәрендә узган ярышта Башкортстан егете лаеклы чыгыш ясады. “Йомшак” көрәш техникасын үз эченә алган әлеге сугышчан сәнгать төре белән шөгыльләнүче 16 яшьлек Тимур Газизов Греция һәм Франция спортчылары белән дүрт көрәшне дә вакытыннан алда тәмамлады һәм бу югары титулга ия булды.
Джиу-джитсу буенча “Yakudza Gym” клубында Тимур Газизов оста һәм тәҗрибәле тренер Денис Газизовның кул астында шөгыльләнә. Шулай ук, быел ул Санкт-Петербургта узган Русия беренчелегендә дә җиңүгә иреште. Әлеге вакытта спортчы агымдагы елның октябрендә Таиландта узачак Дөнья чемпионатында катнашуга әзерләнә.
Уңышлар сиңа, Тимур!

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас