+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
5 Май 2025, 07:04

Волейбол турниры һәммәсен берләштерде

27 апрельдән 3 майга кадәр Уфада Җиңү көненә багышланган XI төбәкара волейбол турниры узды. Ярышлар узган елларда беренче тапкыр киңәйтелгән форматта үткәрелде: бер мәйданчыкта Русиянең төрле төбәкләреннән һәм БДБ илләреннән мәктәп укучылары, студент-медиклар һәм медицина хезмәткәрләре җыелды.  

Волейбол турниры һәммәсен берләштердеВолейбол турниры һәммәсен берләштерде
Волейбол турниры һәммәсен берләштерде

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов мөрәҗәгать итте. Ул мондый башлангычларның мөһимлеген ассызыклады.
- Турнир Җиңү көненә багышлана, яшь буында патриотизм хисе формалашуы аеруча мөһим. Тәрбияләүнең иң яхшы ысулы —шәхси үрнәк һәм уртак чараларда катнашу. Уен һәм команда эше кешеләрне якынайта, бердәмлек көчен тоярга ярдәм итә, — диде ул.

Катнашучыларның географиясе таң калдыра: спортчылар Башкортостаннан, Чиләбе өлкәсеннән, Чувашиядән, балалар һәм яшьләр Уфадан, Санкт-Петербургтан, Ырынбурдан, Магнитогорскидан, Астанадан һәм Уральскидан килгәннәр. Турнир яңа уенчыларны да, сәламәтлек саклау учреждениеләреннән, мәгариф оешмаларыннан, Хөкүмәт һәм сәламәтлек саклау министрлыгының ведомство командаларыннан, Уфа хакимиятеннән тәҗрибәле уенчыларны да җыйды.

Башкортстанда сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Рауль Хәлфин спорт программасын киңәйтүнең әһәмиятен билгеләп үтте.
- Республиканың медицина хезмәткәрләре арасында волейбол актив үсә. Ярышларга торган саен күбрәк командалар җәлеп ителә. Кичә, мәсәлән, Сәламәтлек саклау министрлыгы командасы төнге волейбол лигасында җиңде. Балалар һәм өлкәннәр турнирын берләштерү идеясе шунда ук хупланды — без аның уңышында шикләнмәдек. Спорт команда рухын формалаштырырга, эмоциональ яну дәрәҗәсен киметергә һәм сәламәтлекне ныгытырга ярдәм итә, — диде Рауль Мәгърүф улы. — Турнир инде 11нче тапкыр уздырыла, әмма мондый катнаш форматта — беренче тапкыр. Киләчәктә аның хаклы рәвештә "Халыкара" исемен йөртүен телим.

Турнирда үсмер арасында беренче урынны Ырынбур командасы яулады, икенче урын Санкт-Петербург командасына бирелде, өченче урынны Уфа яшьләре алды.

Медицина хезмәткәрләре дә дә бу спорт төрендә үзләрен бик лаеклы күрсәтте. Беренчелекне Чиләбе командасы алды, икенче урынны Башкортстанның Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре яулады, өченче урынга Чувашстанан килгән команда чыкты.

Турнир спорт программасы белән генә чикләнмәде: катнашучылар Башкортстан башкаласының тарихы белән танышты, генерал Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды, экскурсия программасында катнашты.

Фото Башкортстанның Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының матбугат хезмәтеннән.

 

Волейбол турниры һәммәсен берләштерде
Волейбол турниры һәммәсен берләштерде
Волейбол турниры һәммәсен берләштерде
Волейбол турниры һәммәсен берләштерде
Волейбол турниры һәммәсен берләштерде
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас