

- Сез бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттегез - лига чемпионнары булдыгыз һәм Русия чемпионатының Суперлигасында үзегезгә урын тәэмин иттегез. Бу сезон матур булды. Сез үткәргән 42 матчның 39ында җиңдегез, өстәвенә, 30 уенда рәттән җиңдегез. Бу бик шәп! Яшьләрнең сезгә тиңләшүе мөһим, сезнең уен балаларны һәм мәктәп укучыларын спорт белән шөгыльләнергә рухландыра, – диде Радий Хәбиров. - Баскетбол - иң популяр спорт төрләренең берсе һәм республикада мәктәп командаларыннан алып, профессиональ клубларга кадәр төрле дәрәҗәдәге уенчылар әзерләүнең нәтиҗәле системасы булдырылган. Сезгә хезмәтегез, уңышларыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Без сезнең белән горурланабыз һәм яңа җиңүләр көтәбез!
«Динамо» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Игорь Кочнев республикада баскетболчыларны әзерләү системасын камилләштерү турында сөйләде. Баскетбол клубының баш тренеры Евгений Горев Башкортстан Башлыгына республикада спортны үстерүгә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде һәм чемпионнарның автографлары язылган истәлекле туп бүләк итте.
- Бер атна элек безнең клуб өчен тарихи вакыйга булды - «Динамо» җәмгыятенең 100 еллыгында без чемпион булдык. Бу нәтиҗәгә без уртак максат өчен титаник көч куеп, бөтен команда белән ирештек. Бүген үз бурычыбызны үтәдек дип ышанып әйтә алабыз, - дип ассызыклады Евгений Горев. - Шуны да әйтәсем килә: бу финал түгел, ә күбрәк яңа старт.
Очрашу азагында төбәк җитәкчесе чемпионнарга дәүләт бүләкләре тапшырды – Башкортстанның Мактау грамотасын "Динамо" клубы генеральный директоры Сергей Медведев алды, республика Башлыгының Рәхмәт хатлары баш тренер Евгений Горевка һәм генеральный директор урынбасары Андрей Волошинга тапшырылды.
Фото: glavarb.ru