+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
13 Май 2025, 14:56

Башкортстан - спортчылар төбәге!

Башкортстанда физик культура һәм спорт белән системалы рәвештә 700 меңнән артык бала шөгыльләнә, - дип белдерде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.

Башкортстан - спортчылар төбәге!Башкортстан - спортчылар төбәге!
Башкортстан - спортчылар төбәге!

Бүгенге көндә республикада физик культура һәм спорт белән системалы рәвештә 3 яшьтән 17 яшькә кадәр 726 меңнән артык бала һәм тулаем алганда 2 миллионнан артык кеше шөгыльләнә. Мондый саннар Башкортстан Хөеүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә Хөкүмәт утырышында яңгырады.

- Республикада физик культура һәм спортны үстерү буенча чаралар комплексы эзлекле рәвештә гамәлгә ашырыла. Безнең яшь спортчыларыбызга аерым игътибар бирелә. Алар, үз чиратында, тотрыклы рәвештә югары спорт нәтиҗәләрен күрсәтәләр. 2018 ел белән чагыштырганда Русия җыелма командаларына кандидат республика спортчылары саны 30 проценттанка артты. Узган ел гына да алар 542 иде. Русия җыелма командасы лидерлары арасында Алсу Миназова, Аделина Заһидуллина, Тимур Сафин, Семен Елистратов, Эдуард Латыйпов, Артур Зөлкарнәев, Азалия Әминева һәм башка бик күп яшь спортчыларыбызның исемнәре бөтен дөньяга танылды. Шулай ук билгеләп үтәм, мондый югары казанышлар Башкортстанда 2030 елга кадәр Русия Федерациясендә балалар-яшүсмерләр спортын үстерү концепциясен уңышлы гамәлгә ашыру белән турыдан – туры бәйле, - диде Андрей Назаров.

Фото: башинформ.рф

Автор:Денис Таваев
Читайте нас