+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
16 Май 2025, 05:50

Уфада сукырлар спорты буенча зур чаралар

19-23 майда Уфада Римма Баталова исемендәге Спорт әзерлеге үзәгендә сукырлар спорты буенча Русия Кубогы һәм Русия беренчелеге узачак, дисциплина - җиңел атлетика.  

Уфада сукырлар спорты буенча зур чараларУфада сукырлар спорты буенча зур чаралар
Уфада сукырлар спорты буенча зур чаралар

Ярышларда Алтай краеннан, Брянск, Владимир, Волгоград, Иркутск, Калининград өлкәләреннән, Краснодар краеннан, Мәскәүдән һәм Мәскәү өлкәсеннән, Санкт-Петербург шәһәреннән, Новосибирск, Ростов, Рязань, Самара, Свердловск, Тамбов, Ульяновск, Чиләбе, Воронеж өлкәләреннән, Пермь краеннан, Дагстан, Татарстан республикаларыннан, Чувашиядән, Ставрополь крае һәм Башкортстаннан 150дән артык спортчы катнашачак.

Спорт ярышларын оештыру һәм уздыру буенча гомум җитәкчелекне «Бөтенрусия сукырлар спорты федерациясе» Гомумрусия физкультура-спорт иҗтимагый оешмасы гамәлгә ашыра.

Ярышларны уздыруда Башкорт дәүләт медицина университеты, Башкорт дәүләт педагогия университеты һәм Башкортстанның Физик культура институты студентлары-волонтерлары ярдәм итәчәк.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас