“Чемпион белән зарядка”ны Уфа шәһәреннән кунаклар: Русиянең спорт мастерлары, бихисап бүләкләр, шул исәптән дөнья беренчелеге медальләре ияләре Валерий Корнилов һәм Искәндәр Булатов үткәрделәр. Аларга урындагы спортчылар: җиңел атлетика буенча спорт мастерлыгына кандидатлар Алевтина Тиунова һәм Фәез Юртумбаев, шулай ук пауэрлифтинг буенча спорт мастеры Венера Юламанова да кушылды.
Чараны район Мәдәният сарае хореографы Алеся Хәсәнованың тәрбияләнүчеләре башкаруындагы концерт номерлары бизәде. Ә Алеся Рәсүл кызы спорт флешмобы оештырды. Аннары эстафетаны чемпионнар үз кулларына алды.
Зарядкадан соң укучылар һәм студентлар кунаклар белән аралашты, аларның медальләрен карады һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. Бу чара кайбер кызларны һәм малайларны киләчәктә спорт казанышларына да илһамландыргандыр, дип ышанасы килә.