Ярышларда Алтай, Краснодар, Пермь, Ставрополь крайларыннан, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән, Санкт-Петербург шәһәреннән, Брянск, Владимир, Волгоград, Иркутск, Калининград, Новосибирск, Ростов, Рязань, Самара, Свердловск, Тамбов, Ульяновск, Чиләбе, Воронеж өлкәләреннән, Дагстан, Татарстан, Чувашстан республикаларыннан һәм Башкортстаннан спортчылар катнаша.
Спорт ярышларын оештыру һәм уздыру буенча гомум җитәкчелекне «Бөтенрусия Сукырлар спорты федерациясе» физкультура-спорт иҗтимагый оешмасы гамәлгә ашыра.
Ярышларны уздыруда Башкорт дәүләт медицина университеты, Башкорт дәүләт педагогия университеты һәм Башкортстанның Физик культура институты студентлары-волонтерлары ярдәм итә.
Фото: Молодежная газета