+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
4 июнь 2025, 09:40

Спортчылар белән якыннан аралаш!

«Айда иргать» II Бөтенрусия уенчыклар һәм уеннар фестивале кысаларында спортка зур игътибар биреләчәк.

Спортчылар белән якыннан аралаш!Спортчылар белән якыннан аралаш!
Спортчылар белән якыннан аралаш!


Бай программа фестивальнең спорт зонасында әзерләнә. Монда баскетбол да, футбол да, хәтта хоккей да уйнарга мөмкин. Моннан тыш, «Динамо» баскетбол клубы барлык катнашучыларны һәм кунакларны лекторийга чакыра. Көн саен 15:00дән 17:00гә кадәр сезне танылган спортчылар – дөнья, Европа һәм Олимпия чемпионнары белән очрашу һәм аралашу мөмкинлеге көтә.
Лекторий программасы:
  5 июнь - Аделина Заһидуллина, рапирада фехтование буенча 2020 елгы Олимпия чемпионы
  6 июнь - Рима Баталова, җиңел атлетика буенча Паралимпия уеннарының 13 тапкыр чемпионы
  7 июнь - Тимур Сафин, рапирада фехтование буенча 2016 елгы Олимпия чемпионы
  8 июнь – Николай Красников, бозда мотоузышларда күп тапкыр дөнья чемпионы
Лекорий чаралары кысаларында килүчеләр спортчыларга сораулар бирә, бергәләп фотога төшә һәм автографлар ала алачак.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас