Башкортстанда мондый ярышлар беренче тапкыр уздырыла. Ярыш 2024 елның октябрендә ачылган ишкәкле слалом корылмалары комплексына илнең 19 төбәгеннән һәм Казахстаннан 300 яшь спортчыны җыйды.
Тантананы суда 20 каяк һәм каноэдан торган катнашучылар парады ачып җибәрде.
Үзенең сәламләү сүзендә Радий Хәбиров федерация җитәкчелегенә беренчелекне Уфада уздыру карары өчен рәхмәт белдерде, спортчыларга уңышлар һәм җиңүләр теләде.
Башкортстан Башлыгы шулай ук «Авыл тренеры» төбәк программасы җиңүчеләренә – Миякә, Архангель һәм Мәләвез районнарының дүрт спорт мәктәбе укытучысына 1 миллион сумлык сертификатлар тапшырды.
Сергей Папуш Радий Хәбировка республикада спортның бу төрен үстерүгә аерым игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерде, Русиянең Ишкәкле слалом Федерациясе Попечительләр советы рәисе, илнең чит ил эшләре министры Сергей Лавровның сәламләвен укыды һәм аның исеменнән Башкортстан Башлыгына һәм комплекс төзүчеләренә грамоталар тапшырды.
Мөхтәрәм кунаклар беренчелекнең иң яшь спортчысы – Башкортстаннан Никита Мазанов каягына «Алга, Башкортостан», «Русия – спорт державасы», «Башкортостан – спорт җиңүләре төбәге» дигән теләк сүзләре язылган суга чыдам наклейкалар беркеттеләр.
Тантана Уфа кече авиация укыту-методик үзәге генераль директоры Сергей Миңнеголов җитәкчелегендәге «Первушино» аэродромы пилотаж авиация төркеме чыгышы белән тәмамланды.
Радий Хәбиров һәм Сергей Папуш ярышларда катнашучылар һәм аларның тренерлары, шул исәптән башкорт спортчысы, Ишкәкле слалом буенча Русия җыелма командасы лидеры Алсу Миназова белән аралашты, шулай ук 17 яшькә кадәрге үсмерләр арасында шәхси ярышларны карады.
Башкортстан Башлыгы журналистлар белән әңгәмә вакытында ишкәкле слалом корылмаларының яңа комплексы спортка тагын да күбрәк яшь кешеләрне җәлеп итәргә мөмкинлек биргәнен билгеләп үтте.
- Без зур ярышларны кабул итәргә әзер, һәм бу бик шәп. Зур ярышлардан башка зур спортчылар булмый, - дип йомгаклады Радий Хәбиров. - Бүген федерация президенты белән без әле административ-көнкүреш корпусы төзергә тиеш, анда тренерлар, спорт залы, тренажер бүлмәләре булачак, дип фикер алыштык. Аны киләсе елда төзи башлыйбыз. Бу урынны җанландыруыбызга бик канәгать - хәзер монда әйбәт. Һәм күбрәк балалар Ишкәкле слаломга йөри башлады. Өстәмә рәвештә 80 кешедән торган төркем төзедек. Бу минем өчен төп күрсәткеч. Безнең балалар спорт белән шөгыльләнсеннәр. Бу аларның һәм республиканың киләчәгенә яхшы өлеш кертү.
Фото: сайт Главы РБ